erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада 6 егетне армиягә озаттылар

​​​​​​​Әле генә кебек иде... Көзен егетләребезне армия сафларына озаттык. Шул арада яз килеп җитте. Язгы чакырылыш та башланып китте.

Булачак солдатлар гына түгел, үз балаларын хәрби хезмәткә чакырып повестка килүен көтүче әти-әниләр өчен дә дулкынландыргыч көннәр бу. Әлегә кадәр яныңда булган сабыеңны чит, таныш булмаган җирләргә, бер белмәгән кешеләр янына озату күңелләрне телгәли. Бер елга гына булса да... Егет булып җитешсәләр дә, әти-әни өчен һаман бала шул алар.

Бу атна башында хәрби комиссариатта беренче “карлыгачлар”ны армиягә озату тантанасы булды. Язгы чакырылышны Арчадан алты егет башлап җибәрде.

– Быел язын армия сафларына 63 егет алыначак, – диде Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов. – Бүген китәчәк егетләр Самара, Саратов якларында, Архангельскида хезмәт итәчәк.

Гадәттәгечә, хәрби комиссариатта егетләр һәм аларның әти-әниләре белән очрашу оештырылды. Бу эш бездә матур гадәткә әверелде инде. Хәрби комиссар алар белән чын күңелдән сөйләшү үткәрә, киңәшләрен бирә, теләкләрен җиткерә.

– Әти-әниләр беренче чиратта кайнар нокталарга китмәс микән, дип курка. Аңлыйм мин аларның борчылуларын. Тик ышандырып әйтә алам, кайнар нокталарга контракт буенча китүчеләр генә алына, – дип тынычландырырга ашыкты Алмаз Борһанов. – Моңа кадәр киткән егетләребез намус белән хезмәт иттеләр һәм итәләр, безнең, әти-әниләренең йөзләренә кызыллык китермиләр. Әле берсе турында да начар сүз ишетелгәне юк. Бары тик мактау хатлары, мактап язылган характеристикалар гына килә. Һәм без аларны тантаналы шартларда әниләренә тапшырабыз.

Якташларыбыз 38 хәрби частьта хезмәт итә. Хәрби комиссар шәхсән үзе барысының да диярлек командирлары белән элемтәдә булып, егетләребез турында белешеп тора. Туган көннәре, район башлыгы исеменнән 23 февраль уңаеннан котлау открыткалары җибәрелә.

– Гадәттә, егетләребезне армия сафларына озату кичәсендә район җитәкчеләре дә катнаша. Берсенә район башлыгы Илшат Нуриев килгән иде. Сорауларыгыз юкмы, дип сорады. Арткы рәттә берәү торып басты. Эсселе-суыклы булып киттем. Нигә миңа әйтмәгән икән соравын, хәл иткән булыр идек, дип уйлап куйдым. Аның сүзләреннән соң гына эчкә җылы керде. “Өлкән улым армиядә хезмәт итеп кайтты. Кече улымны озатам. Рәхмәт әйтәсем килә. Котлау открыткаларын алган. Күңеле булган. “Шундый “блатной” булгач, нигә хезмәт итәсең соң син?” – дип сораган хәтта командирлары.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Озату кичәсенә бу юлы район башкарма комитеты җитәкчесе Расул Мөхәрәмов килгән иде. Ул егетләргә изге теләкләрен җиткерде. “Армия хезмәте кабаттан дәрәҗәлегә әверелә бара. Һәр егетнең изге бурычы. Исән-сау хезмәт итеп кайтыгыз. Без сезгә ярдәм итәргә әзер”, – диде ул.

Ә район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миннемуллинның бер генә озату кичәсеннән дә калганы юк. Яшьләрне дога укып озату да матур гадәт булып кереп итте. “Һәр җомга намазында илебезнең тыныч булуын, егетләребезнең намус белән хезмәт итеп,  исән-сау әйләнеп кайтуларын телән дога кылабыз”, – диде Әмир хәзрәт.

 Озату кичәсе бүләксез дә үтмәде. Айван авылында яшәүче Шаирахон һәм Кәримжон Ибраһимовларга уллары Җахонгир хезмәт иткән часть командирыннан рәхмәт хаты килгән. Тантаналы төстә шуны тапшырдылар.

– Без 2005 елда Кыргызстаннан кайтып Айванда яши башладык. Милләтебез буенча үзбәкләр. Өч балабыз бар. 7 мәктәп укытучылары, аеруча ул чактагы мәктәп директоры Альмира Гатауллина бик булыштылар. Күршеләребез искиткеч кешеләр булып чыктылар. Бик авыр вакытларда алар ярдәмгә килде, – диделәр Ибраһимовлар. – Улыбыз мәктәпне тәмамлады, техникумга керде. Әмма башта хезмәт итәм, дип армиягә китте. Без белми дә калдык. Үзе комиссия үткән. Иртәгә китәм, дип кайтып әйтте. Казанда хезмәт итә, танкист.

Хәзер киткән егетләребез дә шулай әти-әниләрен сөендерерлек итеп хезмәт итсеннәр, исән-имин туган нигезләренә әйләнеп кайтсыннар.

   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X