erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада абыйсын үтерүдә гаепләнүчене хөкем итәләр

Бүген Арча район судында бертуган абыйсы Әхәтне үтерүдә гаепләнүче Әлтәф Гыйльметдинов эше карала.

15 ноябрьдә булган бу коточкыч вакыйга Наласа авылы тарихында кара көн булып калыр. Күптән төп нигездә икесе генә көн күрүче ике  бертуган арасында мондый хәл булыр дип берәүнең дә башына килмәде. 

Әхәт абыйны газета укучыларыбыз да хәтерлидер әле. Аның Наласа авылы, аның күркәм кешеләре турындагы искиткеч матур язмаларын яратып укый идек. Ник язучы булып китмәдең, тагын бер халык әдибе чыгар иде синнән, дип әйткән вакытлар да булды аңа. 

Әлтәфне авыл халкы төгәл , карусыз, булдыклы кеше буларак авыл зираты "директоры" итеп билгеләгән иде. Бу вазифаны ул бөтен күңелен биреп башкарды. Һәм менә шундый күңелсез хәл икесенең  дә тормышын астын өскә китерер дип кем уйлаган. 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бүген суд залында безнең хәбәрчебез  эшли. Ул ачык процесс, шактый гына авылдашлар да анда катнаша. Киләсе язмабыз шуннан репортаж булыр.

Бу фотоны без фаҗига булган көнне тикшерү эшләре барганда төшергән идек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X