erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арчада агач материаллары склады һәм автосервис янды

Янгын 201 кв.метр мәйданга зыян китергән.

Кичә 15.48 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Мостовая урамында янгын чыкканлыгы турында хәбәр килгән.

Һәлакәт урынына биш берәмлек техника һәм 16 янгын сүндерүче килгән. Ачыкланганча, янгын урамда өелеп куелган агач материалларына һәм янындагы автосервиска капкан.

Реклама
erid:2VtzqwTRLph erid:2VtzqxUkrz5

Янгынны тулысынча сүндерергә ике сәгатькә якын вакыт кирәк булган. Янгын автосервис бинасына һәм түбәсенә, ремонт боксына, администратор бүлмәсенә, складка һәм агач материалларына зыян китергән. Барлыгы 201 кв. метр мәйданга зыян килгән.

Янгын чыгу сәбәпләре ачыклыйлар. Зыян күрүчеләр юк.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев