Бу ханымдагы ихтыяр көченә сокландым.
Чәршәмбе көнне Арча үзәгендә казначылык бинасы янында юл-транспорт һәлакәте булды. Без күргәндә машинаны эвакуаторга төйиләр иде инде. ЮХИДИ хезмәткәрләре китмәгән. "Бар да яхшы, куркыныч әйбер юк", - диделәр. Алар өчен иң кыйммәте - кеше тормышына зыян килмәсен. Исән-сау булганда, матди зыянны кайтарып була. Ә ул яктан зыян шактый. Капка-койма җимерелгән, машинага сизелерлек зур зыян килгән.
Шаһитләр сүзенә караганда, җиңел машина "УАЗ" машинасын бәрдерә, аннан казначылык бинасының капкасына килеп керә.
- Йөртүчесенә зыян килмәгәнме икән инде? дип борчылып сорадым шунда басып торган бер ханымнан.
- Йөртүчесе мин инде аның. Педальләрне бутаганмын, - диде ул елмаеп. - Борчылыр урын юк. Баш исән булсын, калганын табып була.
Юл һәлакәте турында язмам да дигән идем. Бу ханымдагы ихтыяр көченә сокландым. Дөрес әйтә бит, баш исән булсын.
Нет комментариев