erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада август киңәшмәсе узды (+фото)

“Мәгариф өлкәсендә иң төп кеше – укытучы”

27 августта Арча районы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе булды. Анда район башлыгы Илшат Нуриев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин, республиканың мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе урынбасары Рәмис Мөҗипов катнашты.

Киңәшмәдә район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәммәдияров узган уку елы нәтиҗәләре, алда торган бурычлар турында чыгыш ясады.

Фикер алышуларда катнашучылар үз коллективларының эш тәҗрибәләре турында сөйләделәр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе урынбасары Рәмис Мөҗипов узган уку елында килеп туган кыенлыкларга тукталды. Республика мәгариф системасы мондый хәлгә әзер булып чыкты. Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре шул турыда сөйли. Шул ук вакытта ата-аналар укытучылар хезмәтенең ничек авыр икәнлеген яхшы аңладылар.

Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов үзенең чыгышында мәгариф өлкәсендәге программаларның дәвам итәчәген белдерде. “Мәгариф өлкәсендә иң төп кеше – укытучы”, – диде ул. – Яңа уку елында укыту нормаль хәлдә дәвам итәчәк, әмма саклану чаралары күрергә туры киләчәк.”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X