erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада “Автоледи-2020” бәйгесе узды

Районда җәй уртасында ел да гүзәл затларны дулкынландыра торган бер ярыш була. Аларның автомобиль йөртү, юл йөрү кагыйдәләрен белү осталыгын сыный торган бәйге ул.

 

Катнашырга теләүчеләр аңа узган елдагысыннан башлап әзерләнә башлый, юл йөрү кагыйдәләре буенча даими рәвештә белемнәрен ныгыта. Һәм тырышлыклары бушка китми — ел да яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Конкурсны оештыручыларга кайчак сайлап алырга да кыен, кемдер бер балл белән генә күршесеннән калышырга мөмкин.

Быелгы ярыш 23 июльдә узды. Пандемия булса да, катнашырга теләүчеләр курыкмаган, дистәдән артык гүзәл зат килгән иде. Конкурсны һәрвакыттагыча, ЮХИДИ бүлекчәсе, Арча районы буенча “Юл йөрү куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесе ДОСААФ автомәктәбе белән берлектә оештырган. Катнашучылар ике төрле этапта көч сынашты: башта ДОСААФ автомәктәбендә компьютер аша юл йөрү кагыйдәләре буенча имтихан бирделәр, аннан автодромда машинаны фигуралы йөртү буенча осталыкларын күрсәттеләр. Нәтиҗәләр куандырырлык: 1 урынны Гөлнара Фәйзрахманова, 2 урынны Наталия Шакирҗанова һәм 3 урынны Айгөл Шәрипова яулады. Гөлнара мондый ярышларда инде чарланган йөртүче, ул берничә ел рәттән катнашып, алдынгы урыннар яулап килә. Ике ел рәттән районда 1 нче урын яулап, республика дәрәҗәсендәге ярышта катнашты. Быел да республикада район данын ул яклаячак. Икенче елын гына катнашса да, Наталия да уңышлары белән сөендерә: узган ел ул 3 нче урын алган иде, быел 2 урынга лаек булды. Айгөлнең дә ярышта беренче генә катнашуы түгел. Кызлар видеорегистратор, блендер, ковепешерү җайланмасы белән бүләкләнде. Гүзәл затларыбыз киләсе елларда да осталыкларын күрсәтми калмас. Афәрин, кызлар!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X