erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада балалар мәйданчыгын су баскан

Су китәр урын калмаган

Социаль челтәрләрдә соңгы вакытта яуган яңгырлардан соң балалар мәйданчыгын су басуы турында язып чыкканнар. “Элек яңгыр сулары үз юлы белән китә иде. Хәзер аның юлын капладылар. Һәм су балалар мәйданчыгына җыела башлады. Балалар бакчасын төзи башлаганда җитәкчеләр бу проблеманы хәл итәргә вәгъдә биргәннәр иде. Әмма ул сүздә генә калды. Озакламый балаларга уйнарга урын да калмаячак. Ярый әле бу яңгыр суы, язын кар эрегәндә бөтен участок, хәтта 12, 14нче йортларның беренче катын да су басачак”, – диелгән анда.

Үз күзебез белән күрү максатында без әлеге урынга юл алдык. Чыннан да балалар мәйданчыгының бер өлеше су эчендә. Балалар бакчасы төзегәндә җирне күтәрткәннәр, су китә торган урын да ябылган. Балалар бакчасы белән балалар мәйданчыгы арасында зур канау барлыкка килгән Өстәвенә мәйданчык авыш та булып тора. Китәр урын калмагач, бөтен яңгыр суы канау аша килеп мәйданчыкның түбән башына җыелган.

Эш вакыты булгачтыр инде сөйләшергә, фикерләрен белергә урамда кеше күрә алмадык. Шулай да балалар белән урамга чыккан бер ханымны очраттык.

– Балалар рәхәтләнеп уйныйлар иде. Хәзер керә алмыйлар, – диде ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Балалар бакчасын Казанның “Стройсервис” ширкәте төзи. Прораб Хәбибуллин белән очраштык.

– Бу хакта район җитәкчеләре дә белә. Чөнки шушы йортларда яшәүчеләр җыелган иде. Киңәшмә вакытында мин проект нигезендә балалар бакчасы урнашкан җир күтәртелергә тиешлеге турында әйттем. Су җыеласы билгеле иде. Җитәкчеләр чарасын күрергә, мәйданчыкның ул башын күтәртергә вәгъдә иттеләр, – диде ул.

Ул башы күтәртелде дә, ди. Ул очракта яңгыр суы кая китә? Район җитәкчеләре белән элемтәгә кереп, аларның фикерләрен сезгә җиткеребез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X