erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада бармы ул хәйриячелек?

Нишләп булмасын?! Без белеп бетермәгәнәре дә күпме? Ә белгәннәре...

Әле менә беркөнне генә Түбән Мәтәскәдә Даниал Фәсәхиев бертуган апасы истәлегенә Рузилә чишмәсе ачты. Халык шуннан су ала. Халык бәхетенә эшләнгән чишмә бит ул!

Өиледә Фәргать Нәбиев су буенда ял итү урыны эшл әткән. Әнисе тстәлегенә чишмәсе дә бар.

Яңа Иябашта эшмәкәр Илшат Газизов ничек яхшы итеп заманча спорт мәйданчыгы эшлэтте.

Түбән Пошалымда авылдашлар акчасына сугыш каһарманнарына һәйкәл эшләттеләр. "Авылда яшәүче һәрбер кешенең өлеше тиде бу һәйкәл төзү эшенә, - дип сөйли китапһанәче Гөлназ ханым. - Без, авылдашлары, аеруча якташыбыз Мансур Нәкыйп улы Хафизовка рәхмәтле. Авылыбызны юллы, мәчетле иткән бу олы йөрәкле авылдашыбыз бу юлы да  безгә бик зур ярдәмен күрсәтте". Һәйкәл күптән түгел ачылды.

Түбән Атыда күмәк көч белән, авылдашлардан акча җыеп, иске янгын машинасын рәтләделәр.

Бүген Арчадагы чиркәүне сәдака акчасына ремонтлыйлар.

Сүзне тагын да дәвам итеп була. Сөйләшүгә, хөрмәтле сайтны укучылар, сез дә кушыла аласыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X