erid:2VtzquqpS7d
Арчада баш табиб вакцина ясатты
Арча яңалыклары

Арчада баш табиб вакцина ясатты

Бүген район үзәк хастаханәсе баш табибы Рифат Илшат улы Идрисов коронавирустан вакцина ясатты. Бу турыда безгә ул үзе хәбәр итте.

- Бүген Арча район үзәк хастаханәсендә "Спутник V" вакцинасының беренчесен ясаттым. Үземне яхшы хис итәм. Район халкын да бу мөмкинлектән файдаланырга чакырам",- диде баш табиб.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев