Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Арчада Бөек Ватан сугышында катнашучыларның һәм тыл хезмәтчәннәренең фоторәсемнәрен барлыйлар

    Фоторәсемнәр Банк урамында урнашкан “Җиңү йөзе” стендын тулыландырачак.

    «Җиңү йөзе» проекты Арча районында яшәүчеләр арасында зур кызыксыну уятты. Шуны истә тотып, районда Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбызның, тыл хезмәтчәннәренең фотоларын өстәмә җыю турында карар кабул ителде. Фотолар агымдагы елның 30 апреленә кадәр кабул ителә. Фотолар Банк урамында урнашкан стендны тулыландырачак.

    Сугышта катнашкан әби-бабаларыгызның, туганнарыгызның фоторәсемнәрен arsk_pobeda@mail.ru электрон адресына җибәрә аласыз. Файллар jpeg форматында кабул ителә, шулай ук файлнын исемендә Геройнын исеме (ФИО) һәм яшәгән еллары язылган булырга тиеш.

    Реклама

    Фоторәсем инде стендка урнаштырылган булса, фотоны кабат җибәрмәвегез сорала.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: