Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Арчада бер егетнең кулы конвейерга кереп киткән

    Бәла аяк астында.

    Арчада 11 сыйныфны тәмамлаган бер егет Арча предприятиеләренең берсенә яңа гына эшкә кергән булган. Бүген бәхетсезлек очрагы килеп чыга. Егетнең бер кулы конвейерга кереп китә. Техниканы көчкә туктаталар. Егетне ашыгыч ярдәм машинасы белән Арча үзәк хастаханәсенә китерәләр һәм беренче ярдәм күрсәтелгәннән соң тиз арада югары технологик медицина ярдәме күрсәтү өчен республика клиник хастаханәсенә озаталар. Рәсми булмаган чыганаклардан алынган мәгълуматлар буенча, табиблар хәзерге вакытта егетнең кулын саклап калу өчен барысын да эшлиләр. Без егеткә барысы да яхшы булуын, әти-әнисенә күркәм сабырлыклар телибез.

    Реклама

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: