erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада берәү махсус хезмәтләрне ялганлап чакырган өчен җаваплылыкка тартылды

Арча район суды тарафыннан 2 елга ирегеннән мәхрүм ителгән булган.

2018 елның 29 августында Арча шәһәрендә яшәүче гражданин Арча район суды тарафыннан 2 елга ирегеннән мәхрүм ителгән булган. 2019 елның 24 декабрендә шартлы рәвештә 8 ай 29 көнгә алдан азат ителгән.

Әлеге кеше ел дәвамында 2 тапкыр Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексның 19.13нче маддәсе (махсус хезмәтләрне ялганлап чакыру) буенча административ җаваплылыкка тартылган. Ә бу иректән мәхрүм ителү урыннарыннан азат ителгән кешеләргә административ күзәтчелек урнаштыру өчен нигез булып тора.

Прокурор йомгак ясаганда суд игътибарын әлеге кешегә  административ күзәтчелек урнаштыру һәм өстәмә чикләүләр билгеләү өлешендә дәгъва таләпләрен өлешчә канәгатьләндерүгә юнәлдерде.

Суд карары белән дәгъва таләпләре өлешчә канәгатьләндерелде. Хөкем ителүчегә 3 елга административ күзәтчелек билгеләнде. Ул айга 2 тапкыр яшәү яки булу урынында эчке эшләр  органына теркәлү өчен килергә тиеш, аңа спиртлы эчемлекләр сата торган урыннарда, күңел ачу йортларында (клуб, кафе, бар, рестораннарны да кертеп) булырга, 22 сәгатьтән 6 сәгатькә кадәр яшәү урынын калдырып китәргә, район территориясеннән чыгарга, күп кеше катнаша торган чаралар үтә торган  урыннарга барырга, аларда катнашырга ярамый.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Динар Низамов,

Арча районы прокуроры ярдәмчесе,

1 класслы юрист

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X