erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада "Бердәм Россия" партиясе праймеризында катнашучылар белән очраштылар

Бүген Арча балалар сәнгать мәктәбендә Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов һәм Казан Энергетика көллияте укытучысы Раил Шәмсетдинов сайлаучылар белән очрашты

"Бердәм Россия” партиясеннән алдан тавыш бирүдә  катнашучыларның халык белән очрашулары башланып китте. Очрашу барышында яңгыраган тәкъдим һәм мөрәҗәгатьләрдән  партиянең Татарстан бүлеге “Халык программасы” төзиячәк.
Республикада беренчеләрдән булып 8 апрельдә Арча балалар сәнгать мәктәбендә сайлаучылар Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов һәм Казан Энергетика көллиятенең информатика укытучысы Раил Шәмсетдинов белән очрашты. Очрашу вакытында депутатлыкка кандидатлар үзләренең  ниятләре, программалары белән таныштырдылар, очрашуга килгән  гражданнар белән районыбызга кагылган актуаль мәсьәләләр һәм проблемалар хакында сөйләштеләр. 
Арчалар  шәһәрдәге “Безнең ишегалды”, җәмәгать урыннарын төзекләндерү һәм башка дәүләтпрограммалары белән таныштылар. Сайлаучылар чыгыш яаучыларга авылда яшьләрне эш белән тәэмин итү, мәгарифтәге проблемалар, юллар төзелеше һәм башка мәсьәләләр буенча сораулар бирделәр. 
“Бердәм Россия” партиясеннән Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлауларга алдан тавыш бирү (праймериз) быел 24–30 майларда узачак. Шунысын да искәртик, “Бердәм Россия” илдә мондый юл белән  үзенең кандидатларын күрсәткән бердәнбер партия. Аның нәтиҗәсе буенча көз көне узачак Дәүләт Думасына сайлауларга партиянең кандидатлар исемлеге төзеләчәк. Партия кандидатларына алдан тавыш бирүдә һәркем катнаша ала

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X