Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Арчада беренче сабыйлар дөньяга авыз салды

    Бәхетле әти-әниләрне котлыйбыз!

    Арча ЗАГСы мәгълүматлары буенча, Арча районында беренче булып яңа елның беренче көнендә Казан бала тудыру йортында туган Раян исемле малай рәсмиләштерелде. Раянның әти-әнисе – Илназ һәм Илүзә Гәрәевларны котлыйбыз!

    Ә Арча бала тудыру йортында беренче бала 6 гыйнварда дөньяга авз салды. Марат һәм Зилә Галиевлар гаиләсендә нәни кызчык дөньяга килде.

    Реклама

    Санаулы минтуларда үтмәде, Арча бала тудыру йортыдна тагын бер кыз бала туды. Ул Радик һәм Наталья Хөсәеновалар гаиләсен тулыландырды.

    Бәхетле әти-әниләрне гаиләләрендәге сөенечле вакыйга белән котлыйбыз! Раян, Зифа һәм Аянага әти-әни тигезлегендә бәхетле сабыйлар булып үсүләрен телибез!

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: