erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада берәүләрнең сарайлары, икенчеләренең сарай, мунчалары янып бетте

Күрше хакы – тәңре хакы

Якшәмбе көнне Арчаның Чишмә урамында янгын булды, берәүләрнең сарайлары, икенчеләренең сарай, мунчалары янып бетте.

Башына төшкән кеше өчен бик куркыныч әйбер. Карак бер әйбереңне алып чыкса, янгын барын да көлгә әйләндерә. Бер-беренә бик якын торган йортлар. Ярый әле җиле икенче якка исә. Югыйсә...

– 1 август көнне кичке алтыда Чишмә урамында яшәүчеләр мунча януы турында хәбәр итте. Янгын сүндерүчеләр килгәндә ике сарай һәм бер мунчаны тулысынча ут чорнап алган иде инде. 3 метр ераклыкта гына урнашкан йортка ут кабу куркынычы да бар иде. Янгын сүндерүчеләр янгынны тиз арада сүндерә алдылар, – диде Арча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе урынбасары Раил Гыйльмуллин.

– Янгынны күрү белән 112 номерына шалтыраттым, – диде шул урамда яшәүче Рәзинә Тимергалиева. – Алар килгәнче күршедәге дүрт ир-ат янгынны сүндерә башлаганнар иде инде. Янгын сүндерүчеләр бик тиз арада килеп тә җиттеләр. Аларның үз-үзләрен чын профессионалларча тотуларына, бөтен көчләрен, тырышлыкларын куеп янгын сүндерүләренә исең китәрлек булды.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Дуслык менә шундый вакытта сынала шул. Зур булмаган урам. Бу көнне аның бик тату һәм бердәм булуын күрдек. Бөтен халык кулларына чиләкләр алып янгын сүндерергә ашыга. Чиләк белән су ташып әлләни майтарып булмасын белсәләр дә, андый вакытта югалып калмаулары кыйммәт. Шулай да дүрт күрше – Алмаз, Илнар, Виталий, Наил бер мунчаны үз көчләре белән сүндерүгә ирешәләр.

– Бик дус икән безнең күршеләр, дигән фикергә килдем, – ди Рәзинә. – Аннан су буеннан ял итеп менеп килгәннәр, яшьләр дә ярдәмгә ашыкты. Балаларын читтә калдырдылар да, янгын сүндерергә тотындылар. Халык бездә шәфкатьле, ярдәмчел, авырлык килгән вакытта булышырга әзер икән, дигән фикергә килдем.

Янгын ике сарайны, мунчаны санаулы гына вакыт эчендә юкка чыгара. Халыкның ярдәм кулы сузуы, янгын сүндерүчеләрнең вакытында килеп, тиз эш итүләре нәтиҗәсендә ул башка йортларга, каралты-кураларга күчми кала.

– Барысына да чын йөрәктән рәхмәт, – диде зыян күрүчеләрнең берсе Гөлнар Сәйфуллина. – Яшьләргә сокландык. Манма су булдылар, әмма берсе дә ташлап китмәде, ахырына кадәр ут белән көрәште. Аннан туганнар килеп җитте. Соңга кадәр алар булды. Янгын сүндерүчеләр төнлә дә саклады. Соңыннан бик күп кеше акчалата ярдәм итте. Игелекле кешеләр күп икән әле. Мондый хәлнене берәүгә дә күрергә язмасын, исән-имин булсыннар.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X