erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада: берьюлы дүрт беркетмә буенча штраф салынды

Башкаларга сабак булсын

Кичә безгә ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Ришат Хуҗин шалтыратты.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

- Инстаграмны карап утыра идем, шундый бер постка юлыктым: Арча үзәге буйлап сулга, уңга уйнатып бер машина бара. Светофорның кызыл утына да карап тормадылар. Пассажиры тәрәзәдән яртылаш чыгып, күккә салют аттыра. Моны күргәннән соң ЮХИДИ хезмәткәрләре машина хуҗасын таптылар һәм аңа дүрт беркетмә - машинаны уйнатып барып, каршы яктан килгән машиналарга куркыныч тудырган, светофорның кызыл утына чыккан, пассажиры куркынычсызлык каешы такмаган, тәрәзәдән яртылаш чыгып барган өчен - төзеделәр. Хәзер аңа шактый суммада штраф түләргә туры киләчәк. Шулай ук пассажиры да куркынычсызлык каешы такмаган өчен штраф түләячәк. Моннан тыш тиешсез урында салют аттырган өчен МЧС та штраф салачак, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X