erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада өч кешене җитди җәза көтә

14 сентябрь көнне Арча районы территориясендә киң масштаблы “Тоннель” профилактик акциясе үткәрелде.

14 сентябрь көнне Арча районы территориясендә киң масштаблы “Тоннель” профилактик акциясе үткәрелде.

Аның барышында исерек килеш руль артына утырган, бер тапкыр исерек килеш эләгеп, машина йөртү хокукын биргән таныклыгын алдырган килеш юлга чыгып  яңадан  исерек хәлдә тотылга, шулай ук исерек хәлдә машина белән идарә иткән өчен машина йөртү таныклыгын алдырып та транспорт чарасы белән идарә иткән кешеләр барланды.

– Россия эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге хезмәткәрләре иртәнге дүрттә Арча районы буенча рейдка чыктылар. Таң атмас борын алкогольле эчемлек кулланган хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән ике кеше тотылды. Шуның берсе бер эләгеп машина йөртү таныклыгын алдырган булган инде. Әмма сабак алмаган, яңадан шундый хәлдә руль артына утырган, – диде Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Хуҗин.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Иртә таңда ЮХИДИ хезмәткәрләре юлга чыкмас, дигән, күрәсең. Хәзер аны җинаять кодексының 266.1 маддәсе нигезендә җитди җәза көтә.

Шул кичне яңадан рейд үткәрелә. Бу юлы бер кеше эләгә. Ул алькогольле эчем кулланган хәлдә юлга чыккан өчен машина йөртү таныклыгын алдырган булган. Шуңа карамастан руль артына утырган. Аңа карата да беркетмә төзелгән. Суд аңа Җинаять кодексының 264.1 маддәсе нигезендә җәза билгеләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X