Арчада чаңгы ярышы узды
Арча спорт комплексыннан методист Фәгыйлә Борханова хәбәр итә.
26 мартта Арча шәһәре стадионында чаңгы ярышлары булып узды. Ярышлар 5 төрле яшь категориясендә барды. 2010-11, 2012 нче елгы һәм аннан яшьрәк кызлар, малайлар масс-старт дисциплинасында узышсалар, 2008-2009, 2006-2007, 2004-2005 нче елгы егетләр, кызлар спринт дисциплинасында ярыштылар. Бүгенге ярышларда Ашытбаш, Түбән Мәтәскә, Иске Кырлай, Сикертән, Сеҗе, Арчаның 1 нче, 2 нче, 3 нче, 5 нче, 6 нчы мәктәпләреннән һәм Арча педагогия көллиятеннән чаңгычылар катнашты.
Ярышыбызның җиңүчеләре:
2012 нче елгы һәм аннан яшьрәк малайлар арасында:
1 урын - Газизов Руслан (Иске Кырлай)
2 урын - Шәймәрдәнов Илсаф (Сикертән)
3 урын - Сәгьдиев Нияз (Түбән Мәтәскә)
2012 нче елгы һәм аннан яшьрәк кызлар арасында:
1 урын - Һидиятуллина Ләйсән (АСОШ №6)
2 урын - Гайсина Мәдинә (Иске Кырлай)
3 урын - Батыршина Илзирә (АНОШ №3)
2010-2011 нче елгы малайлар арасында:
1 урын - Файзрахманов Азат (Иске Кырлай)
2 урын - Губаев Рәдис (Сикертән)
3 урын - Кашшапов Аяз (АГ №5)
2010-2011 нче елгы кызлар арасында:
1 урын - Батыршина Ралина (АСОШ №6)
2 урын - Шакирова Рания (Ашытбаш)
3 урын - Нигьмәтҗанова Камилә (АГ №5)
2008-2009 нче елгы малайлар арасында:
1 урын - Җиһаншин Айнур (АСОШ №1)
2 урын - Пантелеев Родион (АСОШ №1)
3 урын - Абдуллин Ренат (АСОШ №1)
2008-2009 нче елгы кызлар арасында:
1 урын - Шакирова Диләрә (Иске Кырлай)
2 урын - Нагимова Руфина (Сикертән)
3 урын - Зарипова Әлфинә (Түбән Мәтәскә)
2006-2007 нче елгы малайлар арасында:
1 урын - Хидиятуллин Әлфис (АСОШ №6)
2 урын - Сабирзянов Инсаф (АГ №5)
3 урын - Низамутдинов Кәрим (Иске Кырлай)
2006-2007 нче елгы кызлар арасында:
1 урын - Набиуллина Гөлназ (Сеҗе)
2 урын - Сабирова Сара (Иске Кырлай)
3 урын - Султанова Зарина (Сикертән)
2004-2005 нче елгы малайлар арасында:
1 урын - Юсупов Искәндәр (АПК)
2 урын - Авхадиев Рүзәл (Ашытбаш)
3 урын - Низамутдинов Рахим (АПК)
2004-2005 нче елгы кызлар арасында:
1 урын - Диярова Алия (Арча)
2 урын - Галиева Талия (АПК)
3 урын - Мустафина Адиля (АПК)
Төп гомуми белем мәктәпләре арасында 1 нче урынга Иске Кырлай мәктәбе командасы чыкты. 2 урында Сикертән мәктәбе командасы, 3 нче урында Арчаның 3 нче номерлы мәктәбе.
Урта гомуми белем мәктәпләре арасында 1 урында Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбе командасы, 2-3 нче урыннарны Арчаның 5 нче номерлы гимназиясе белән Ашытбаш мәктәпләре бүлеште.
Барлык җиңүчеләр медаль, грамота белән, ә командалар диплом белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев