erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада ел башыннан Covid-19 белән 11 кеше авырган

2021 ел башыннан бүгенге көнгә кадәр коронавирус чирен 11 арчалы йоктырган. Бу хакта бүген хакимияттә узган коронавируска каршы район оперштабында билгеле булды.

- Пандемия чорында вирус ачыкланган райондашлар саны 132гә җитте, быел гына да коронавирус 11 кешедә табылды, - диде Арча үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Фәридә Сабирова. - Районга 140 вакцина кайтты, 65 кеше ясатырга өлгерде инде.

Фәридә Рәисовна белдергәнчә, вакцина берничек тә коронавирус йоктыруга сәбәп була алмый. Иң мөһиме - вакцина ясатканнан соң организмны төрле стресслардан сакларга : салкын тидермәскә,авыр физик эш эшләмәскә кирәк. 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

- Шуны онытмасыннар иде - беренче вакцинадан соң 42 көн үткәч көне организмда иммунитет барлыкка килә, - диде ул.

Санитар -эпидимеологик таләпләрне бозучылар белән көрәш дәвам итә. Район буенча эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан гыйнвар аенда гына да 152 беркетмә төзелгән. Кагыйдә бозуларның күпчелеге сәүдә өлкәсенә карый. Районның административ комиссисе рейдлары барышында да 3 тәртип бозу очрагы ачыкланган,эшләре судка җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X