Реклама
Бүген әфганчыларның "Сугышчан туганлык" оешмасы вәкилләре вафат булган иптәшләренең гаиләләрендә булдылар.
- Без ел саен 15 февраль алдыннан вафат булган иптәшләребезнең галәләрендә булып хәлләрен белешәбез, күчтәнәчләр тапшырабыз. Бу традицияне быел да бозмаска булдык , - диде районныбызның "Сугышчан туганлык" оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов.
Алар бүген Әфган сугышында һәлак булган якташыбыз Марат Лотфуллин каберен дә зират кылды, чәчәкләр салды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз