Бүген районыбызның барлык мәчетләрендә Гает намазлары укылды.
Арчаның үзәк мәчетендә намазны район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин уздырды. Ул бәйрәм белән тәбрикләде. Тоткан уразаларны Аллаһы Тәгалә кабул итүен, әҗер-савапларын бирүен теләде.
Намазда катнашкан мөселманнар Казан фаҗигасендә һәлак булучыларның рухына дога кылдылар, ата-аналарына Аллаһ сабырлык, яраланучыларга шифа бирүен сорадылар.
Бәйрәм намазында район башлыгы Илшат Нуриев та катнашты.
Ураза Гаете мөбарәк, тоткан уразаларыбыз кабул булсын, хөрмәтле райондашлар!
Нет комментариев