Арчада гүзәл затлар бәйрәм турнирында катнашты (видео)
Бүген "Арча" спорт комплексында бәйрәм уңаеннан хатын-кызлар арасында волейбол турниры узды.
Анда барысы тугыз команда : спорт комплексы, педагогика көллияте, беренче мәктәп, бишенче мәктәп, алтынчы мәктәп, Курса, Кенәр, мәгариф идарәсе , балалар бакчалары коллетивлары командалары катнашты.
Турнирны ачу тантанасында гүзәл затларыбызны якынлашып килүче бәйрәм белән район башлыгы Илшат Нуриев тәбрикләде.
Районның волейбол федерациясе рәисе Рафаэль Муллагалиев командаларга бәйрәм күчтәнәче итеп тортлар әзерләгән иде.
Турнир булгач аның җиңүчеләре дә була ,әлбәттә. Беренче урында Яңа Кенәр, икенче - спорт комплексы , өченче - 1нче мәктәп командалары.
Әмма бүген ярышта катнашкан барлык хатын-кызларның да күңелләре шат, йөзләрендә елмаю иде. Алда язның иң беренче ,иң матур бәйрәме. Чын күңелдән сезне Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз, кадерлеләребез ! Бәхетегез тулы, өйләрегез җылы, көннәрегез якты булсын !
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев