erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада Җиңү бәйрәме (фоторепортаж)

Бүген Арчада Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары узды.

Иртәдән шәһәр үзәге чын бәйрәм рухына төрелгән иде. Сагындырган мондый зур, бөтенхалык бәйрәме. Пандемия аркасында узган ел үтмәгәнгәме, арчалар быелгысын зарыгып көткәннәре күренеп тора. Совет мәйданы шат авазлардан гөрләп тора.Быел мәгариф учреждениеләре оештырган интерактив  мәйданчыклар аеруча уңышлы булган. Ул матур итеп киенгән бакча сабыйлары яныннан бөтенләй китәсе килми. Бер төркеме шәфкать туташлары, икенчеләре очучылар, һәм башкалар,һәм башкалар. Район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин да аларның һәрберсе янында туктап соклануларын белдерделәр. Аннары алар бәйрәмнең иң кадерле кунаклары - сугыш һәм тыл ветераннарын сәламләделәр. 

Тантаналы митингны район башлыгы  Илшат Нуриев ачты. Ул район халкын Җиңү бәйрәме белән котлап, бернинди явыз көчләрнең дә совет халкының  дөньяны фашизм коллыгыннан коткарып калганда күрсәткән тиңдәшсез батырлыгын хәтердән җуя алмаячак дип белдерде. 

Ирада Әюпова Арча халкына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлавын җиткерде.

Хәрби комисса Алмаз Борһанов исә хәзерге буын хәрбиләренең дә, бабалары үрнәгенә тугры булып , Ватанны сакларга әзер булуларын әйтте.

Каһарманнар рухына бер минут тынлык иглан ителгәннән соң Дан мемореалына чәчәкләр салынды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бәйрәмнең  бу өлешендә гадәттә шәһәребезнең хезмәт коллективлары катнашында бәйрәм парады, "Үлемсез полк" акциясе уза иде. Пандемия быел да әле мондый зур масштаблы чаралар үткәрүгә комачаулык итә. Шулай да хәрбиләштерелгән техника парады бик зурлап оештырылган.Монда катнашкан һәр оешма,предприятие коллективларына зур рәхмәт!

Соңыннан район үзешчәннәре хәрби-патриотик темага бик матур концерт тәкъдим иттеләр. 

Кыскасы, быелгы Җиңү бәйрәме дә арчаларга хас югары дәрәҗәдә узды. Алда әле безне Җиңү салюты көтә. Ул кичке сәгать тугызда Арчабыз күген балкытачак. 

Бәйрәм белән, хөрмәтле райондашлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X