erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада игелекле эшләре калды

Узган җомга кичендә Интернетта таралган хәбәр күпләрне тетрәндергәндер, мөгаен. “Ирек Миңнәхмәтов вафат...” Сәбәбе — спортзалда шөгыльләнгән вакытта тромб өзелү.

   

Ирек Җәүдәт улы республика күләмендә билгеле шәхес, зур оешма, җәмгыятьләрне җитәкләде.

Әтисе Җәүдәт Миңнәх-мәтовны Арчаның урта, өлкән буын кешеләре яхшы хәтерли — ул биредә райпо системасында эшләде. Йорт башы кайда, гаилә шунда булганлыктан, туганнан, дүртенче сыйныфка кадәр Казан малае булып яшәгән Иреккә дә Арча егете булып яшәп алу насыйп булган. Арчада ул 4нче сыйныфтан башлап, В.Ежков исемендәге 1нче мәктәптә, аннан, Арча педагогика көллиятендә укый.

2013 елда, “Татмедиа” агентлыгы җитәкчесе булып эшләгән вакытында Ирек Җәүдәт улы “Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” акциясе кысаларында Арчаның 1нче мәктәбенә бүләк итеп кыйммәтле җиһазлар алып кайткан иде. “Арча минем өчен бик якын. Биредә балачактан яшүсмерлеккә күчкән чорым узды, якын дусларым булды. Арчаның 1нче мәктәбе кеше буларак формалашуда зур йогынты ясады. Көчле кешеләр, белемле укытучылар укыта монда, шартлар уңайлы. Үзебезне яшәргә өйрәткән җирләрдә ешрак булырга кирәк икән”, — дип сөйләде ул шул вакытта.

Сыйныф җитәкчесе Елена Герасимова әйтүенчә, Ирек Миңнәхмәтов сәләтле, тырыш укучы булган. “Мәктәп елларында ук Ирек Җәүдәт улы актив, оештыру сәләтенә ия, ярдәмчел, энергиясе ташып торган укучы булды. Тугызынчыны бетереп, Арча педагогика көллиятендә укыса да, сыйныфташлары белән бергә урта мәктәпнең чыгарылыш имтиханнарын тапшырып, урта белем турында аттестат та алды ул”, — дип хатирәләре белән уртаклаша укытучы. Яшьтәш кенә түгел, сыйныфташларын югалту бергә укыган сабакташларны да тетрәндергән. Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы бүлек җитәкчесе Ләйсән Абдуллина мәктәптә Ирек Җәүдәт улы белән бер парта артында утырган. Сыйныфташы турында аның да күңелендә якты истәлекләр генә: “Аның дөньядан китү хәбәрен ишеткәч авыр халәт кичердем. Әле дә күңел ышанмый. Ирек акыллы, тырыш, белемле, ярдәмчел, гомумән, чын кешелек сыйфатларына ия шәхес иде. Аның яхшы сыйфатлары турында туктаусыз сөйләп була. Урыны оҗмахта булсын, якыннарына Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен”.

Район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова да Арча педагогика көллияте директоры булып эшләгән елларында Ирек Җәүдәт улының көллияткә ярдәме зур булуын әйтә: “Ул укытучыларга зур хөрмәт күрсәтә иде, көллият территориясендәге һәйкәлләрне торгызуга, спорт-

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

ны үстерүгә өлешен кертеп, уку йорты тарихында якты эз калдырды. Гади, укытучыларына рәхмәтле, кешелекле, тыйнак, уникаль кеше иде. Игелекләрен дә фаш итмичә, чын күңелдән эшләргә яратты. “Мин бүгенге уңышларымның нигезе өчен көллияттә укыган елларыма, анда алган белемемә бурычлы”, — дип әйтә торган иде.  Бик зур югалту...” Ирек Җәүдәт улы Саба районы Миңгәр авылында җирләнде. Аңа бары 39 яшь иде...

Розалия Зиннәтова

 

 

Райондашыбыз Гөлназ Мөхәммәтшина Ирек Миңнәхмәтов турында истәлекләрен курсташлары исеменнән arvestnik ның Инстаграмдагы аккаунтына язып калдырган: “Педколледжда без Ирек белән бергә укыдык. Аның турында бары тик яхшы сүзләр генә әйтә алам. Чыннан да, тыйнак, әдәпле егет иде. Максатына ирешә торган кеше.  Ул көллияттә ике ел гына укыды. Тик шул 2 ел эчендә дә, башка даирә кешесе булуына карамастан, үзен яхшы яктан гына күрсәтте. Төркемебез белән бергәләп колхозга бәрәңге алышырга барды, анда төркемебездәге башка егетләр кебек төяүче булып эшләде. Ул коллективта, кеше арасында булырга бик яратты. Кем генә мөрәҗәгать итсә дә, һәркемгә ярдәм итте. Сыйныфташлары арасында дөньядан китүчеләрнең ул икенчесе...  Сыйныфташы үлгәндә (ул безнең курсташ та иде) аның әнисенә акчалата ярдәм күрсәткән иде.

2018 елда очрашу кичәсенә кайта алмады Ирек. Икенче очрашу кичәсенә кайтам, диде. Тик язмаган икән...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X