erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада илкүләм проект буенча Арча—Олы Әтнә юлының тузган ике участогы төзекләндерелде

Илкүләм проектлар Россиядә 2019 ел башыннан РФ Президенты Владимир Путинның «май» указы нигезендә гамәлгә ашырыла.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Арча муниципаль районында «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча төбәк әһәмиятендәге Арча — Олы Әтнә юлының 3,1 км озынлыктагы тузган ике участогы төзекләндерелде.

Биредә 21 мең кв.метрдан артык мәйданда югары чыдамлыкка ия вак таш-мастик асфальт-бетоннан өске катлам җәелгән, һәр яктан 1,5 м юл кырыйлары вак таш белән ныгытылган. Шулай ук эшчеләр Зур Бирәзә торак пунктына керү юлында юл тамгасы төшергәннәр, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы.

Әлеге юл Арча һәм Әтнә районнарын тоташтыра. Аның буенча мәктәп маршрутлары уза.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Илкүләм проектлар Россиядә 2019 ел башыннан РФ Президенты Владимир Путинның «май» указы нигезендә гамәлгә ашырыла.

 https://tatar-inform.tatar/news/society/08-10-2021/archada-ilk-l-m-proekt-buencha-archa-oly-tn-yulyny-tuzgan-ike-uchastogy-t-zekl-nderelde-5840453

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X