erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада кафега кергән идек...

Балалар сорагач, Арчада бер кафега барып утырдык.

Янәсе каникулда бер ял булсын. Ике гаилә бардык. Шашлыкка заказ бирдек. Ярты сәгатьтән әзер була, диделәр. Әмма бик тиз китерделәр. Әзерне җылытканнар гына. Җылынып та җитмәгән. Дөресен генә әйткәндә, безгә монда ошамады. Чыгып киткәндә хезмәт күрсәтүче кызларына әйтеп тә чыгып киттек.

-- Безгә ошамады, - дидек. - Шашлыкны пешереп, кайнар килеш чыгарырга иде. Клиент сезне эзләп килә торган булсын. Ә без сезгә башка кермибез. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Монысы кафе тотучыларга теләк. Хезмәт күрсәтү шәп булырга тиеш! 

Җәен диңгез буена баргач, ялның соңгы көнендә без кафега кереп, шашлык белән сыйланабыз. Бу гадәткә кергән. Шашлыкны пешереп, кайнар килеш бирәләр. Ашап туймыйсың! Арчада шашлык пешерүчеләргә дә шул теләк. Клиентлар эзләп килә торган булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X