Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Арчада календарьлар күргәзмәсе ачылды

    Арча шәһәре стадионындагы матур йортларның берсенә “Музей-йорт” дип язылган һәм анда “Вакыт көзгесе” күргәзмәсе урнашкан.


             
                                             Иң көчле җил – вакыт җиле!
                                             Күпме буын, ыруг, җиргә килеп,
                                             Җирдән үткән бер җил-үлән кебек...
                                             Тиңсез заманнарга куа Җирне
                                             Иң көчле җил – вакыт Җиле!  
        Бу шигырь юллары Кәче авылында туып-үскән  шагыйрь, күренекле журналист Рәфикъ Юнысның “Вакыт җиле” шигыреннән алынды. Якташыбыз 1982 елда шигырьләре тупланган беренче китабын “Вакыт чылбыры” дип атаган һәм ул анда  вакыт агышын аеруча үткен тоюын күрсәтергә омтыла. Әйе, әби-бабайлар безнең әти-әниләрне кулларыннан тотып җитәкләп йөрткәннәр,вакытларын кызганмыйча тормыш итәргә өйрәткәннәр, ә аннан соң алар безне, без үз чиратыбызда балаларыбызны, оныкларыбызны... Вакыт чылбыры шулай дәвам иткән.  
       “Казан арты” тарих-этнография музее тәкъдим иткән “Вакыт көзгесе” күргәзмәсе белән  танышкач бу фәлсәфи фикерләр тагын да ныгый һәм уйланырга мәҗбүр итә. Күргәзмәдә төрле елларда кулланылган сәгатьләр һәм календарьлар урнаштырылган. Аларны күргәч иң беренче булып мәктәптә катыргыдан ясалган сәгать макеты ярдәмендә ничек итеп вакытны әйтергә өйрәтүләре искә төшә, өйгә кайткач белер-белмәс баш белән мактанулар, дөрес әйтмәгән өчен  эләгүләр...  Секунд, минут, сәгать, тәүлек, атна, ай, квартал, ел, гасыр һәм башка вакыт төшенчәләрен бу күргәзмәдә рәхәтләнеп искә төшерергә мөмкин.                        
         Вакыт дип әйтүгә без сәгатьләрне күз алдына китерәбез. Кешеләр безнең эрага кадәр 1100 ел элек үк  кояш сәгатьләре ярдәмендә вакытны билгели башлаганар, аннан соң су һәм ком сәгатьләре , аннан механик сәгатьләр, кесә, кул, электрон, гомүмән хәзер сәгатьләрнең ниндие генә юк. Ә безгә иң  якыны һәм истә калганы  “күкеле” сәгать булгандыр, күке оясында ятып сәгать укларын каян күреп дөрес итеп кычкыра икән? Күргәзмәдә алар белән дә очрашып була.
         Татар телендә беренче календарьны 1841 елда “горәнәмә” исеме белән Яңа Кишет авылында туып-үскән якташыбыз, мәгърифәтче, тәрҗемәче ( ул Казан шәһәре Ратушасында да тәрҗемәче булган) Рәхмәтулла Әмирханов Казан университеты типографисендә бастыра. 1871-1895 елларда беренче тапкыр календарь сүзен кулланып Каюм Насыйри һәр ел өчен өстәл календарьлары чыгара, ул аларга үзенең төрле темаларга язылган мәкаләләрен урнаштырып халыкка аң-белем тарата. 1890 елларда стенага эленә торган, ХХ йөз  башында кесәдә йөртелә торган һәм ертып алына торган календарьлар барлыкка килгән.1990 еллардан татар мөселман календарьларын төзү һәм бастырып чыгару җайга салына.
          Күргәзмәдә төрле елларда чыгарылган календарьлар белән танышырга мөмкин, һәркем туган елы календарен табып хозурлана   ала.  Календарьлар Илебезнең үткән тарихын, Бөек Ватан  сугышы елларын күңелләребездә яңарталар һәм бүгенге тормышыбыз белән бәйлиләр. Шунда ук район тормышы, күренекле шәхесләребез, Арча шәһәренең истәлекле урыннары белән бәйле, төрле оешмаларның эшчәнлеге яктыртылган календарьлар белән дә танышырга мәмкин. Атналык, айлык, еллык  календарьларның ниндие генә юк, ышану өчен килеп карарга кирәк. 
          Арча шәһәре стадионындагы матур йортларның берсенә “Музей-йорт” дип язылган һәм анда “Вакыт көзгесе” күргәзмәсе урнашкан. Әлеге күргәзмә вакытның кадерен белергә өйрәтә, һәрберебезгә бирелгән гомерне файдалы эшләр башкарып, кешеләргә игелекләр кылып, олыларны хөрмәтләп, яшьләргә ярдәм итеп, ел календарендагы һәр көннең тыныч үтүенә сөенеп, сәгать укларының бәхетле мизгелләрне санап баруына куанып кына яшәргә кирәклеген искә төшерә. 
                                  “Казан арты” тарих-этнография музее
                                 директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов    

    Реклама

     

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: