Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Арчада “Кар чанасы – 2021” операциясе бара

    Кагыйдәләрне бозу очраклары буенча РФ административ хокук бозулар турындагы кодекс нигезендә чаралар күреләчәк.

    Юлсыз урыннардан йөрүче мототранспорт чараларын файдаланганда билгеләнгән таләпләрнең үтәлүен тәэмин итү максатларында ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе, башка күзәтчелек һәм хокук саклау органнары белән үзара хезмәттәшлек итеп, ЮХИДИ, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, аучылык хезмәтләре катнашында 2021 елның 6нчы декабреннән 26 декабренә кадәр республикада “Кар чанасы-2021” профилактика операциясен уздыра.

    Тикшерү барышында машиналарның теркәлү документларына туры килүенә, дәүләт теркәвенә алу номерларының булуына, техник карауны вакытында уздыруга, йөртүчедә тиешле рөхсәт категориясе белән таныклык булуга игътибар ителәчәк.

    Реклама

    Ачыкланган кагыйдә бозулар буенча РФ Административ хокук бозулар турындагы Кодекста каралган чаралар күреләчәк.

    Бу турыда Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы – Арча районы буенча баш инженер-инспектор Габделхак Касыймов хәбәр итә.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: