erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада кайгы һәм хәтер көнен билгеләп үттеләр (фоторепортаж)

Бүген Арчада Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел тулу уңаеннан сугышта һәлак булган ватандашларыбызны искә алдылар.

Хәтер һәм кайгы көне чаралары шәһәребезнең Җиңү паркында башланып китте. Анда өлкән буын вәкилләре дә,яшьләр җыелган иде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Расул Мөхәрәмов, Арча һәм Әтнә районы буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов Бөек Ватан сугышы турында тарихи дөреслекне саклауның әһәмияте турында чыгыш ясадылар. Арча үзәк мәчете имамы Надир хәзрәт сугышта һәлак булган якташларыбыз рухына дога ирештерде. Бер минут тынлыктан соң һәйкәлгә чәчәкләр салынды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Районыбызның отставкадагы офицерлары соңыннан чиркәүгә барып шәмнәр дә яндырды ,  шәһәребез үзәгендәге Дан мемореалына , Геройлар аллеясындагы һәм Әфганстанда һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәлләргә дә чәчәкләр куйдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X