Реклама
Яшьләр өчен бәйге игълан ителә
Районда тагын бер яңалык. Беренче тапкыр Арча муниципаль районы премиясенә “Иң яхшы яшьләр проекты” бәйгесе үткәрелә. Бу хакта тулырак мәгълүмат алу өчен без районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизовка мөрәҗәгать иттек.
– Ильяс Нурсилович, бу бәйгедә кемнәр катнаша ала?
– 16 яшьтән алып 35 яшькәчә теләге булган барлык егетләр һәм кызлар.
– Аның максаты нәрсәдә?
– Максаты – Арча районы өчен мөһим булган идеяларны, тәкъдимнәрне, чараларны барлау һәм җыю. Соңыннан иң яхшыларын алып тормышта куллану.
– Проектка тотыну өчен аның темасын барларга кирәктер, бәлкем? Ниндирәк юнәлештә эшне башларга?
– Юнәлешләр бар. Аларны тәкъдим итә алабыз. Иҗади эшләр кабул ителә, физкультура-спорт, туризм, волонтерлык, яшьләр медиа, милләтара һәм дини мөнәсәбәтләр, авыл хуҗалыгын үстерү темаларын алырга була. Әмма бу шуларга гына тукталырга дигән сүз түгел. Һәркем үзе теләгән темага проект төзи ала. Бары тик ул район өчен мөһим булырга тиеш.
– Бәйге булгач, бүләкләр турында да сорау ялгыш булмас.
– Ун иң яхшы дип табылган проект 10шар мең сум премиягә дәгъва кылачак.
– Заявкаларны кая юлларга?
– Заявкаларны 30 августка кадәр odms_arsk@mail.ru электрон адресына җибәрергә кирәк. Тулырак мәгълүмат белән odms–arsk.tatar сайтында танышырга мөмкин. Телефоннан 3-20-33 номерына шалтыратып белешергә дә була. Яшьләр, катнашыгыз, идеялар, фикерләрегезне җиткерегез. Алар безнең өчен бик кыйммәт. Җиңгән очракта бүләге дә начар түгел.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз