erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада киләсе елга бюджет проектын тикшерделәр

Бүген район Советының чираттагы өченче утырышында 2021 елга бюджет проекты каралды.

Аның белән Финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Светлана Галимова таныштырды. Бюджет керем һәм чыгым ягы тигез булып ( 1 283 440,41 мең сум) дефицитсыз булыр дип фаразлана. Бюджет проекты белән сез газетабызның чәршәмбе санында таныша аласыз. Аның буенча район Советының утырышлар залында 26 ноябрьдә көндезге икедә җәмәгать тыңлаулары да булачак.

Район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәммәтова Арча районында дин һәм милләтара мөнәсәбәтләрнең торышы турында чыгыш ясады. Шөкер, бу мәсьәләдә зарланырга сәбәп юк. Бездә төрле дин һәм милләт вәкилләре дус, бердәм яши. Әмма бу өлкәдә вәзгыять һәрвакыт хакимият,хокук саклау органнары һәм киң җәмәгатьчелекнең даими күз уңында булырга тиеш.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X