erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада көн саен уртача 15-20 кеше вакцина ясата

Үзәк район хастаханәсе баш табибы Рифат Идрисов белдергәнчә,бүгенге көнгә 1069 райондашыбыз коронавируска каршы вакцина ясаткан

Бүген районның коронавируска каршы оператив штаб утырышы узды. Баш табиб сүзләренә караганда, узган атна белән чагыштырганда авыручылар саны бераз арткан. Хәзер вакытта районда  61 кеше вируслы пневмония һәм коронавирус белән авырый. Шуның 17 се стационарда дәвалана. Ел башыннан авыручылар саны 310 җиткән.

Шулай булуга карамастан, прививка ясатырга теләүчеләр әлегә күп түгел .

- Районда коллектив иммунитет барлыкка килсен өчен 18 яшьтән зуррак булган 24181  кеше вакцинация үтәргә тиеш , - ди Рифат Идрисов. - Әлегә 1069 кеше генә прививка ясаткан килеш. Бу тиешле санның 4,42 проценты гына.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

-  Вирустан котылуның башка юлы юк. Моны халыкка бөтен мөмкинлекләрне файдаланып аңлатырга кирәк. Саклану һәм кисәтү чараларын куллануда да йомшаклык күрсәтергә ярамый , - диде район башлыгы утырышта катнашкан хокук саклау һәм күзәтү органнары вәкилләренә мөрәҗәгать итеп.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X