Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Арчада коронавирус белән авыручылар тагын бергә арткан

    Арча районында коронавирус белән зарарлануның яңа очрагы ачыкланган

    Реклама

    Арча районында соңгы тәүлектә Covid-19ның бер яңа очрагы расланган. Татарстан буенча соңгы тәүлектә барлыгы 41 авыручы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә. Инфекция йоктырган 2 кеше хастаханәгә озатылган, калган 39 кеше өендә дәвалана.  Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 21, Яр Чаллы һәм Саба районнарында - 2шәр, Аксубай, Арча, Югары Ослан, Яшел Үзән, Кукмара, Питрәч районында – берәр очрак. Татарстанда бүгенге көнгә кадәр барлыгы Covid-19ның 4472 очрагы расланган. 3309 кеше савыккан.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: