erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада коронавирусның тагын 6 очрагы ачыкланган

Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыру очраклары арта бара. Тәүлек эчендә 105 яңа очрак ачыкланган, бу алдагы көнгә караганда өчкә күбрәк. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Районнар буенча 6 майга булган статистика:
Казан – 615
Чаллы – 150
Әгерҗе – 7
Азнакай – 8
Аксубай – 6
Актаныш - 1
Алексеевск – 3
Әлмәт – 28
Апас - 4
Арча – 24
Әтнә - 13
Баулы – 2
Балтач – 23
Бөгелмә – 1
Буа – 24
Югары Ослан - 2
Биектау – 36
Чүпрәле – 31
Алабуга – 16
Яшел Үзән – 386
Кайбыч – 1 
Кукмара – 14
Лаеш – 50
Лениногорск – 6
Мамадыш – 5
Менделеевск – 1
Түбән Кама – 61
Яңа Чишмә – 2
Нурлат – 6
Питрәч – 31
Саба -22
Сарман – 13
Спасс - 1
Тәтеш – 14
Тукай – 14
Теләче – 26
Чистай – 8
Чирмешән – 2
Ютазы – 1

Барлыгы - 1310

«31 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 74е амбулатор дәвалануда, аларының авыруы җиңел яки симптомсыз формада», — диде Галимова.

Инфекцияле авырулар арасында 30дан 50 яшькә кадәрге 31 кеше теркәлгән. Икенче урында 60тан 70 яшькә кадәр булганнар, алар 27 кеше. Өченче урында — 50дән 60 яшькә кадәрле 24 авыру.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Диагностика барышында Татарстанда Covid-19 авыруы 1415 кешедә расланган, стационарда 375 кеше дәвалана, шуларның алтысы ИВЛ – ясалма сулыш алдыру аппаратларына тоташтырылган. Барлыгы шул вакыт эчендә 251 пациент сәламәтләнде, шул исәптән 68е узган тәүлектә.

Узган тәүлектә Арча районында 6 кешедә коронавирус ачыкланган, берәү әлеге чирдән терелгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X