erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада ковидка каршы чаралар кырыслана

Бүген коронавируска каршы оператив штаб утырышында район башлыгы Илшат Нуриев шулай дип белдерде.

Һәр чыгыш ясаучы кисәтүләрнең генә кагыйдә бозучыларга тиешенчә тәэсир  итмәвеннән зарланды. 

Баш табиб Тәлгать Баһаветдинов сүзләренчә, районда хәл җиңел түгел. Бүгенге көндә хастаханәнең 30 кешегә исәпләнгән махсус бүлегендә инде 37 авыру ята. Шуның 16сы ИВЛ аппаратына тоташтырылган, 4сенең хәле бик авыр. Тәлгать Вәлиәхмәтович үзе сынатмаска тырыша, ситация контрольдә , тиешле дарулар, җиһазлар кирәкле күләмдә бар ди. Әмма борчылуы йөзенә чыккан. Сәбәбен дә әйтеп күрсәтте. Табиблар җитешми икән. Алар бит алгы сызыкта, мәкерле чир иң беренче ак халатлыларны аяктан ега. 37 авыруның 4се үзебезнең врачлар. Казанда дәваланучылары да бар. Шуңа күрә, җәмәгать, табибларыбыз турында социаль челтәрләрдә теләсә нәрсә язып күңелләрен төшермик. Кимчелек бөтен җирдә дә бар,үзебез дә әүлия түгел бит. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Полиция вәкиле хисабыннан күренгәнчә,язгы кырыс чаралар октябрьдә яңадан кулланылышка кергән. 46административ эш судка җибәрелгән, 33 кешегә штраф салынган инде. Хәтта бер шәхси эшмәкәрнең эше 15 тәүлеккә туктатылып торган. 

Район башлыгы кат-кат кисәтеп тә аңламаганнарга башкача барып җитми ахры ди. Ул контроль хезмәтләр вәкилләреннән торган мобиль төркемнәргә рейдларны ешрак үткәрергә күрсәтмә бирде. Алар белән журналистлар да булачак. Райондашларыбыз иминлегенә кем битараф, тиешле таләпләрне кемнәр үтәми, бу хакта киләсе язмаларыбыздан белерсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X