erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада көрәш узды

17 нче октябрь көнне “Арча” спорткомплексында,   Ак Барс Агрокомплексы  призына, аның җитәкчесе Салахов Шайдулла Имам улы тарафыннан,  көрәш ярышлары үткәрелде.

Ярышларда Арча, Саба, Мамадыш, Биектау, Әтнә районнарыннан 2005-2006  нчы елгы  72 яшь көрәшче катнашты. Алар 9 үлчәү категориясенә бүленеп бил алыштылар. Ярышны  Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе Мухарямов Рәсүл Ринат улы тантаналы төстә ачып җибәрде.  Ул «АК БАРС” Агрокомплексы  җитәкчесе Салахов Шайдулла Имам улына  “Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы” күкрәк билгесе  тапшырды.   «Курса МТС»ы җитәкчесе Гыйләҗетдинов Рәүф Гимадетдин улы Спорт министрының рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Алар бу бүләккә районыбызда спортны үстерүгә керткэн өлешләре  өчен ия булдылар.

        Ярышыбызның призерлары:

45 кг га кадәр үлчәүдә:

1 урын – Файзрахманов Райнур (Ашитбаш)

2 урын – Давлетшин Ранил (Мамадыш)

3 урын – Фазылзяноа Амир (Түбән Мәтәскә)

50 кг га кадәр үлчәүдә:

1 урын – Сафин Илназ (АПК)

2 урын – Шакиров Нияз (Шушмабаш)

3 урын – Андреев Богдан (Биектау)

55 кг га кадәр үлчәүдә:

1 урын – Каримов Тахир (Шушмабаш)

2 урын – Садиков Риназ (Мамадыш)

3 урын – Валиев Илмир (ААПК)

60 кг га кадәр үлчәүдә:

1 урын – Хайретдинов Ранил (Яңа Кырлай)

2 урын – Каримов Ислам (Мамадыш)

3 урын – Аскаров Илназ (Лесхоз)

65 кг га кадәр үлчәүдә:

1 урын – Хайруллин Фирзәр (Биектау)

2 урын – Шакирзянов Илназ (Яңа Кырлай)

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

3 урын – Яруллин Булат (Саба)

70 кг га кадәр үлчәүдә:

1 урын – Муратов Динияр (АСОШ №6)

2 урын – Асхадуллин Хасан (Саба)

3 урын – Гатауллин Марат (Әтнә)

75 кг га кадәр үлчәүдә:

1 урын – Аскаров Илмир (Әтнә)

2 урын – Каримов Карим (АСОШ №6)

3 урын – Рахматуллин Илназ (Саба)

80 кг га кадәр үлчәүдә:

1 урын – Гарипов Язнур (Саба)

2 урын – Абдеев Салават (АСОШ №6)

3 урын – Фазылзянов Рәмзил (Яңа Кенәр)

100 кг га кадәр үлчәүдә:

1 урын – Мифтахов Ильяс (Биектау)

2 урын – Шайхиев Айназ (АСОШ №6)

3 урын – Валиахметов Амир (Кәче)

      Барлык призерлар да медаль, грамота һәм ярышыбызның иганәчесе тарафыннан акчалата приз белән бүләкләнделәр.

      Ярыш вакытында ясаган матур көрәш алымнары өчен Сафин Илназ (АПК), Каримов Тахир (Шушмабаш), Файзрахманов Райнур (Ашытбаш) махсус приз белән бүләкләнделәр. 

Район командалары арасында 1 нче урында Арча районы командасы, 2 урында Сабалылар, 3 нче урында Биектау районы командасы. Арча районы мәктәпләре арасында, иң күп очко җыеп,  1 урынга Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбе чыкты (тренер Фазылзянов И.М.). 2 урында – Шушмабаш мәктәбе (тренер Саляхов М.Р.), 3 урында Түбән Мәтәскә мәктәбе командасы (тренер Аскаров И.И.), 4 урында Яңа Кенәр мәктәбе (тренер Сафиуллин И.).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X