erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада май чабу бәйрәме гөрләде

Бүген, Арча стадионында җыр-бию, күңелле музыка астында Май чабу (Масленица) бәйрәме узды.

Бүген арчалылар стадионда, җырлап-биеп, күңел ачты, пылау һәм коймаклар белән сыйланды, фотога төшәргә теләүчеләр өчен фотозона, балалар өчен осталык класслары, сату нокталары эшләп торды.

Көннең кояшлы булуы да бәйрәмгә килүчеләр өчен кулай булды. 

"Аллегро" бию төркеме кызлары дәртле биюләре белән матур бәйрәм кичәсенә алып кереп китте. 

Район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Аюпов арчалыларны бәйрәм белән котлап,арчалыларга күтәренке кәеф, күңелле бәйрәм теләде. 

"Рус җыры" рус халык ансамбле, "Веста" триосы үзләренең матур, дәртле җырлары белән килгән кунакларны сөендереп торды. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Балалар өчен бәйрәм төрле күңелле уеннарга гына түгел ә баллы тәм-томнарга һәм бүләкләргә дә бай булды. Алар рәхәтләнеп биеде, җырлады, уйнап күңел ачты. 

Стадионга керү юлындагы өйләрдә балалар өчен махсус осталык дәресләре үткәрелде. Алар анда бик теләп кояш һәм курчаклар ясадылар. 

Кунаклар шулай ук пылау белән сыйланды,җылы коймак белән чәйдән авыз итте.

Бәйрәмнең иң күңелле ноктасы - ул, әлбәттә, карачкы яндыру. Бүгенге бәйрәм ахырында да кышны озатып, язны каршы алдылар, барлык начар теләкләр белән бергә карачкы яндырдылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X