erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада мини-футбол буенча республикакүләм турнир үтәчәк

27 июньдә, Яшьләр көне уңаеннан Арчада мөселман ир-атлар арасында «Көнчыгыш» мәчете кубогына мини-футбол буенча республикакүләм турнир үтәчәк.

Быел дүртенче тапкыр үткәрелүче ярышның төп максатлары булып дин кардәшләребезне физкультура һәм спортка җәлеп итү, мөселманнар арасында дустанә мөнәсәбәтләрне һ.б. ныгыту тора. Турнирны Арча мөхтәсибәте, «Көнчыгыш» мәчете, «Арча» спорт мәктәбе оештыра, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте. 

Уеннарда катнашу өчен 14 яше тулган, намаз укучы дин кардәшләребез чакырыла. Команда 6 уенчыдан һәм бер капкачыдан торырга тиеш. Уеннарга мини-футбол буенча профессиональ клубларда чыгыш ясаучылар кабул ителми. 

Катнашу өчен гаризалар 19 июньгә кадәр түбәндәге телефон буенча кабул ителә: 89510651110, электрон почта: ilyashaji@mail.ru (Ильяс хәзрәт). 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Турнир якшәмбе көнне Арчаның үзәк стадионында (Нагорная, 1А) 09.00 сәгатьтә башланып китәчәк. Теркәлү — 08.30 сәгатьтә. Җиңү яулаучы командалар медаль, кубок, дипломнар белән бүләкләнәчәк. 

Түбәндә нигезләмә белән танышырга мөмкин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X