erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада Әниләр көнендә ана капиталы тапшырдылар

Узган якшәмбене бөтен Россия халкы Әниләр көне буларак билгеләп үтте. Бу көнне әниләр, әбиләр, дәү әниләрне бәйрәм белән котлап, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Балаларга аларны бүләк итүе күңелле булса, аналарның йөрәкләренә мондый игътибар, хөрмәт май булып ята.

“Ана! Бөек исем. Нәрсә җитә ана булуга...” Аналар турында сүз чыгуга һәрвакыт күңелгә һәм тел очына Һади Такташның әлеге юллары килә. Шушы берничә сүздән генә торган бу юлларда әниләрнең бөеклеген исбатлаган нинди зур мәгънә ята.

Узган якшәмбене бөтен Россия халкы Әниләр көне буларак билгеләп үтте. Бу көнне әниләр, әбиләр, дәү әниләрне бәйрәм белән котлап, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Балаларга аларны бүләк итүе күңелле булса, аналарның йөрәкләренә мондый игътибар, хөрмәт май булып ята.

Бу көннәрдә һәр тарафта әниләргә багышланган чаралар оештырылды, газиз затларга мәдхия укылды, алар хөрмәтенә матур җырлар яңгырады. Арча Мәдәният йортындагы чара да шушы датага туры китереп үткәрелде. Анда җиде анага – Арчадан Гөлназ Маркелова, Гөлназ Ризова, Югары Курсадан Римма Хөснетдинова, Урта Сәрдәдән Илфира Зарипова, Югары Атыдан Айгөл Нуриева, Өчиледән Гөлнара Таһирова, Иске Иябаштан Айсылу Әхмәтгалиевага  тантаналы төстә “Ана капиталы” сертификаты тапшырылды.

– Балалар – киләчәгебез. Хөкүмәтебез алар турында даими кайгыртып тора. Ана капиталы районда дүрт меңнән артык гаиләгә тапшырылды инде. Бу чара сезнең гаиләләрне тагын да тулыландырсын, баетсын иде. Киләчәктә дә үрнәк гаиләләр булып яшәгез. Әниләр көне белән котлыйбыз сезне. Әни булуыгыз өчен тагын бер кат рәхмәтебезне белдерәбез. Тигезлек белән, исән-сау булып сәламәт, игелекле балалар үстерергә язсын, – диде тантанада катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов.

    Пенсия фондының Арчадагы клиентлар хезмәте җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова ана капиталын нинди юнәлешләрдә файдаланып булуы турында сөйләде, банк хезмәткәре аны алу тәртибе белән таныштырды.

– Ул сезгә бәхет, шатлык китерсен. Дус, тату булыгыз. Балаларыгызны бер-берегезгә терәк булып, тигезлектә үстерегез, һәрвакыт кирәкле кеше булыгыз, – диделәр изге теләкләрен юллап район хатын-кызлар советы рәисе Альмира Гатауллина һәм “Бердәм Россия” партиясенең Арча җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Тәлгать Җәләлетдинов.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Аналарның үзләре белән дә аралашып алдык. Римма һәм Ленар Арчада фатирда яшиләр. Ленар үзе Мөндештә Төхвәтуллин шәхси предприятиесендә эшли. Римма кызлары Лиана янына тагын бер кыз Диананы алып кайткан.

– “Ана капиталы”н  йорт төзү өчен файдаланачакбыз. Авылда булыр, дип уйлыйбыз, – дип ир-ат буларак үз сүзен әйтте Ленар Хөснетдинов, Римма елмаеп аның белән килешүен белдерде.

Илфира белән Илдар Зариповларны күргәч бермәл аптырап киттем. Таныш йөзләр. Урта Сәрдә клубында эшлиләр. Нинди генә чаралар үткәрмиләр. Соңгы арада Илфира юкка чыгып алган иде шул. Менә аның хикмәте нәрсәдә булган икән. Гаилә 17 яшьлек Илсинә белән 14 яшьлек Инсафка иптәшкә бу пар өч ай элек нәни Исламны алып кайткан.

– Кызыбыз Арчада гуманитар техникумда укый. Ипотекага фатир алган идек, шунда яши. Бу акчаны ипотека түләүгә кертеп җибәрергә исәп, – диделәр Зариповлар бертавыштан диярлек.

Нинди максатта файдалануга карамастан, аның игелеген күрергә язсын.

Гөлсинә Зәкиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X