Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Арчада "Пушкин картасы" проекты кысаларында беренче чара узды

    "Мондый чаралар һәрдаим узачак һәм аларда катнашырга барыгызны да көтеп калабыз"

     Арча районында Россиякүләм "Пушкин картасы" проекты кысаларында беренче чара узды. "Казан арты" тарих-этнография музеенда "Милли бизәкләрнең тылсымы" дип аталган осталык классында Арчаның беренче, җиденче  мәктәпләре укучылары катнашты.
    7нче мәктәп укучысы Данияр Нурмөхәммәтов районыбыздагы "Пушкин картасы" проекты чарасына беренче билет алучы буларак истәлекле бүләккә дә ия булды.
    Бу хакта безгә район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов хәбәр итте. "Мондый чаралар һәрдаим узачак һәм аларда катнашырга барыгызны да көтеп калабыз", - диде ул. 

    Реклама

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: