erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада район башлыгы һәм аның урынбасары сайланды

Бүген дүртенче чакырылыш район Советының беренче утырышы узды.

Аны район Советына сайланучылар арасында иң өлкән депутат буларак Шәйдулла Сәлахов ачты. 

Район территория сайлау комиссиясе рәисе Булат Кадыйров депутатларны 11-13 сентябрьдә узган сайлау нәтиҗәләре белән таныштырды. 

20-22 сентябрьләрдә районның барлык 16 авыл җирлекләрендә,бүген иртә белән шәһәр муниципаль берәмлегендә дә Советларның беренче оештыру утырышлары узды. Аларда җирлек башлыклары (алар район Советы депутатлары да була)  һәм һәр җирлектән тагын берәр район Советы депутаты сайланды. 

Шулай итеп, дүртенче чакырылыш район Советында 34 депутат . Бүгенге утырышта алар үз арасыннан район башлыгы һәм аның урынбасарын сайладылар.

Утырышта катнашкан Татарстан мәдәният министры вазифаларын башкаручы Ирада Әюпова соңгы елларда Арча районында социаль-икътисади үсеш мәсьәләләренең уңышлы хәл ителүен билгеләп үтте һәм ТР Президентының район башлыгы итеп Илшат Нуриевны сайларга дигән тәкъдимен җиткерде. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Яшерен тавыш бирү юлы белән Илшат Габделфәрт улы Нуриев бертавыштан Арча муниципаль район башлыгы итеп сайланды.

Ул республика Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка һәм депутатларга зур ышаныч белдергәннәре өчен рәхмәтен җиткерде, район халкы мәнфәгатьләрен яклап эш итәчәген белдереп ант итте.

Аның урынбасары вазифасына моңарчы район Советының юридик бүлеген җитәкләгән Алсу Фирдәүс кызы Мөхәмәтова сайланды.

Моннан тыш депутатлар вәкаләт вакыты чыккан район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс игълан итү, районның хисап палатасы җитәкчесен билгеләү турында да карарлар кабул иттеләр . Хисап палалатасы җитәкчесе итеп яңадан Надия Равил кызы Сафиуллина билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X