erid:2VtzquqpS7d
Арчада районара яшь иҗатчылар бәйгесе узды
Арча яңалыклары

Арчада районара яшь иҗатчылар бәйгесе узды

Бәйгегә барысы 117 эш килде.

Арчада “Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай” исемле районара яшь иҗатчылар бәйгесе булып узды.

Бәйгедә башлангыч сыйныф укучылары “Су анасы – Сылубикә” декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре белән катнашты. 5-7 сыйныф укучылары эшләрен “Нәни Апуш Кырлайда” рәсем бәйгесенә тәкъдим итте. 8-11 сыныф укучылары “Цифрлаштыру – тормышыбызның сыйфатын яхшырту чарасы” темасына язылган публицистик жанрдагы язмалары белән катнашты. Мөгаллимнәр “Минем остазым” дип исемләнгән видеороликлар эшләде.

Бәйгегә барысы 117 эш килде.


Нет комментариев