erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада республикада беренче тапкыр өстәмә белем бирү буенча ярышлар уза

Бүген Арча педагогия көллияте базасында “Балаларга һәм өлкәннәргә өстәмә белем бирү” буенча Worldskills Чемпионатының төбәк этабы башланды.

“Балаларга һәм өлкәннәргә өстәмә белем бирү” буенча ярышлар республикада беренче тапкыр үткәрелә. “Әлеге юнәлешне үстерү буенча без беренче адымнарны ясыйбыз”, – дип белдерде ярышларны ачу тантанасында Арча педагогия көллияте директоры Гөлнара Гарипова. Шулай ук ярышларда катнашучыларны Южно-Сахалинск шәһәреннән килгән эксперт Александр Дзюма сәламләде. Ул 2019 елда “Балаларга һәм өлкәннәргә өстәмә белем бирү” юнәлешен Worldskills программасына кертә. “Арча педагогия көллиятен безнең юнәлешне җәелдерү буенча үсеш ноктасы, дип әйтер идем. Сез беренчеләрдән булып “Балаларга һәм өлкәннәргә өстәмә белем бирү” компетенциясен башлап җибәрәсез”, – дип рәхмәт сүзләрен белдерде эксперт.

Арча, Казан, Бөгелмә, Минзәлә, Түбән Кама педагогия көллиятләреннән килгән студентлар 3 көн дәвамында өстәмә белем бирү буенча үз көчләрен сынаячак.

“Биремнәр җиңел түгел. Алар “Өстәмә белем бирү педагогы” һөнәри стандарты белән бәйле. Шушы 3 көн дәвамында ярышларда катншаучылар үзләре белән таныштыру, уен, әти-әниләр өчен консультацияләр үткәрү, дәрес фрагменты уздыру кебек биремнәрне башкарачак”, – дип сөйләде Александр Дзюма.

Чемпионатта катнашучыларга ңышлар телибез!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X