erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада “Россия чаңгы юлы – 2022” узды

Анда балалар бакчасына йөрүче сабыйлардан башлап 80 яшьне узган ветераннар катнашты.

Бүген, 12 февральдә, илебезнең буенча “Россия чаңгы юлы – 2022” ярышлары узды. Әлеге матур чара Арча стадионында да күңелле рухта үтте. Иртәдән үк стадионда яңгырап торган музыка ярышларга килүчеләргә бәйрәм рухы өстәде. Ә Татар радиосы мөхәррире Рамил Шәрәфиев бәйрәмне онытлымаслык итеп алып барды.

“Чаңгы юлы”на килүчеләрне район башлыгы Илшат Нуриев сәламләде. “Шушы матур чарага килгән өчен, спортны яратканыгыз өчен барыгызга да рәхмәт. Беребезне хөрмәт итеп, матур ярыш күрсәтергә насыйп булсын”, – дип чаңгычыларга уңышлар теләде ул һәм үзе янына чаңгычы ветераннар Ленар Заһидуллин һәм Ягъфәр Шәмиевны чакырды. “Менә безнең район, республика данын яклаган чаңгычыларыбыз”, – дип яшьләрне алардан үрнәк алырга чакырды район башлыгы.

Ветеран-укытучылар Ягъфәр Шәмиев тугызынчы, Ленар Заһидуллин сигезенче дистәне вакласалар да, спорт белән дуслыклары дәвам итә. “Көн саен чаңгыга төшәбез”, – диләр алар. Финишка да бер-бер артлы килделәр. “Ике ел элек инсульт кичердем. Яаңгыда йөргәнлек белән бирешмәдем”, – ди Ленар Заһидуллин. “Әле 60нчы елларда юллама белән Арчага кайттым, Арчада чаңгы буенча ул вакытта да миңа көндәшләр юк иде, хәзер дә 80 яшьне узучылар арасында миңа көндәшләр юк”, – ди Ягъфәр Шәмиев.

Ярышларны иң кечкенәләр – районыбыз балалар бакчаларына йөрүче сабыйлар башлап җибәрде. Алар 200 метрга ярышты. Финишта балаларның һәркайсына бүләк – буягыч китаплар һәм фломастерлар тапшырдылар. Арчаның 9нчы балалар бакчасына йөрүче Лиана Сәгъдиева стадионга әнисе Лилия белән килгән. Аның өчен бу әле беренче “Чаңгы юлы”. “Сиңа ошадымы соң?” – дип сорадык нәни чаңгычыдан. “Эйе”, – дип елмая Лиана, кулындагы бүләкләрдән күзен алмыйча. “Кызым җырлый да, бии дә, менә чаңгыга да чыктык, – ди Лиананың әнисе. – Актив тормыш алып барабыз. Мондый матур көндә чаңгы шуу – үзе рәхәт”.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бер-бер артлы стартка мәктәп укучылары, өлкәннәр, ветераннар тезелде. Балалары, якыннары, дуслары өчен җан атарга килүчеләр катнашучыларны түземсезлек  белән финиш сызыгында көтеп алды. “Афәрин!”, “Тагын әз генә калды!”, – дип көч биреп торды алар.

Ахырдан җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов һәрберсен котлап, дипломнар, медальләр һәм истәлек бүләкләре – “Чаңгы юлы” логотибы төшерелгән башлыклар һәм шарфлар тапшырды.

Ярышларда катнашучылар өчен җылы коймак белән кайнар чәй эчү мөмкинлеге дә тудырылган иде. “Бүгенге “Чаңгы юлы”нда 840 коймак ашалган, катнашучылар саныннан да күбрәк”, – диде Рамил Шәрәфиев уен-көлке белән.

“Чаңгы юлы” истәлеккә җиңүчеләр белән гомуми фотога төшү белән тәмамланды.

Ярыш нәтиҗәләре белән соңрак таныштырырбыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

;
2
X