erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада саклык банкы ябылган?

Хәзер нишләргә икән инде?”

“Арчада саклык банкын япканнар икән. Балтачка барасы, дип сөйлиләр. Пенсия аласы бар иде. Хәзер нишләргә икән инде?”

Шимбә көнне шулай дип миңа бер танышым шалтыратты. Кызыксынып саклык банкына киттем. Чыннан да, халыкка хезмәт күрсәтү залының ишеген ябып куйганнар, ә банкоматтан акча алырга була.

 Шунда ишектәге язуга күз төште. Анда “8 октябрь көнне (пәнҗешәмбе) техник сәбәпләр нәтиҗәсендә офис ябылды. Карталар бирүдән тыш барлык операцияләрне “Саклык банкы”ның якындагы офисларында – Биектау, юридик затлар өчен Балтач (адреслары белән) – башкарырга була”, – диелгән. Моннан тыш 9 октябрьдән алып 15 октябрьгә кадәр саклык банкының Арчадагы 8610/0679 номерлы өстәмә офисының эшләү режимы да язылып эленгән. Шәхси клиентларга дүшәмбедән җомгага кадәр 10 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр хезмәт күрсәтелә. Шимбә, якшәмбе ял көннәре”, – диелгән анда.

Барысы да аңлашылды. Шулай да тулырак мәгълүмат алу нияте белән без саклык банкының Арчадагы өстәмә офисы җитәкчесе Клара Заһидуллинага мөрәҗәгать итттек.

– Бер кешебез коронавирус белән авырып китте. Шуңа пәнҗешәмбе көнне барыбызны да карантинга җибәрделәр, – диде ул.

– Клара Фердинантовна, офис үзе клиентларны кабул итәдер бит?

–  Әйе, икенче көнне (җомга) үк эшли башлады. Казаннан бригада килеп шәхси затларга хезмәт күрсәтә. Һәр көн иртәнге 10нан кичке 5кә кадәр эшлиләр. Барлык саклык чараларын саклап. Ягъни, битлекләр булу мәҗбүри, кешеләр арасында чикләр саклана. Кулларны эшкәртү өчен антисептик куелган. Бинага тиешенчә дезинфекция ясала.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Балтач турындагы сүз кешедә бераз дулкынлану тудырган...

– Ул юридик затлар өчен. Элек тә шунда баралар иде инде. Алар бу хакта яхшы белә.

– Сез үзегез кайчаннан эшли башлыйсыз?

– Шимбә көнне барыбыз да эшкә чыгабыз. Бар да элеккечә булачак.

Әлеге танышым дүшәмбе көнне саклык банкына пенсиясен алырга барган. “Эчке якта, чыннан да, бар да тәртиптә, саклык чаралары саклана. Әмма банкоматлар янында кеше тулган. Нинди анда ара саклау”, – диде ул.

Халык арасында ябыла, дигән сүз чыккач, бар да акчасын алып калырга ашыккан, күрәсең. Ел да акчага бәйле шундый бер нәрсә булып ала бит инде.

– Зинһар, тынычланыгыз, бар да яхшы булачак. Саклык чараларын саклагыз. Сәламәтлегебез күбрәк үзебездән тора, – диде Клара Заһидуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X