Реклама
Изгелеккә юл.
Бүген Көнбатыш мәчете каршында Ураза бәйрәме уңаеннан зур чара үтте. Балалар әти-әниләре, әби-бабайлары белән килгән иде. Рәхәтләнеп күңел ачтылар. Күңелле уеннар, викторина оештырылды. Батутта сикерделәр. Баллы мамык, попкорн белән сыйландылар. Тәмле ризыклар белән чәй эчтеләр. Бар да бушка. Балаларның күңелен күрү - акча белән бәяләнми. Мөхтәсибәткә, Көнбатыш мәчетенә зур рәхмәт.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз