erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада спорт туризмы буенча шәхси беренчелек туры узды

19 декабрьдә Укучылар сарае базасында Арча муниципаль районы мәгариф учреждениеләре укучылары   арасында «Спорт туризмы – яшьләрнең сайлауы» проекты кысаларында   «ӨМЕТЛӘР СТАРТЫ» спорт туризмы буенча шәхси беренчелек (Залинг) үтте. 

 

Ярышларда  Арча муниципаль районының яшь туристлары катнашты. Алар барлыгы 60 укучы булдылар.  Катнашучылар малайлар һәм кызлар арасында 2 яшь төркемендә ярыштылар:

            МД (8-9 яшь) 1 класс дистанциясе. 

           МД (10-11 Яшь) 1 класс дистанциясе.

            Ярышларны уздыру һәм гомуми җитәкчелек Арча районының  Укучылар сараена йөкләнде. Хөкемдарлыкны оештыру өчен  спорт менеджменты, рекреация һәм спорт-сәламәтләндерү туризмы кафедрасы доценты Нәбиуллин Равил Рәсыйп улы җитәкчелегендә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе студентлары килде. Ярышларның баш хөкемдары – Минхәеров Ф.Ф. булды.

Һәр яшь төркемендә призлы урыннар алган катнашучылар медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде.

Ярышларда мондый урыннар яуланды:

8-9 яшьлек кызлар арасында 1 класслы дистанция.  Шәхси:

1 урын-Галимова Альбина, «Стрела» командасы, Арча шәһәре, тренер Нәбиуллин Р. Р.

2 урын - Усманова Иделия, Арча шәһәре, тренер Сафин Л. Я.

3 урын - Таҗиева Фирүзә, Арча шәһәре, тренер Сафин Л. Я.

8-9 яшьлек малайлар арасында 1 класслы дистанция.  Шәхси:

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

1 урын – Галәветдинов Әмирхан, Арча шәһәре, тренер Минхәиров Ф. Ф.

2 урын – Җамалиев Ильяр, Арча шәһәре, тренер Сафин Л. Я.

3 урын-Фәсхетдинов Фәнис, Лесхоз урта мәктәбе, Арча шәһәре, тренер Шакиров И. Х.

10-11 яшьлек малайлар арасында 1 класслы дистанция.  Шәхси:

1 урын-Низамиев Рияз, Арча шәһәре, тренер Сафин Л. Я.

2 урын-Камалиев Роберт, Арча шәһәре, тренер Сафин Л. Я.

3 урын-Сәлахов Гадел, Лесхоз урта мәктәбе, Арча шәһәре, тренер Шакиров И. Х.

10-11 яшьлек кызлар арасында 1 класслы дистанция.  Шәхси:

1 урын-Хәбибуллина Наилә, Арча шәһәре, тренер Минхәиров Ф. Ф.

2 урын – Камаева Алинә, Арча шәһәре, тренер Минхәиров Ф. Ф.

3 урын – Копысова Арина, Арча шәһәре, тренер Минхәиров Ф. Ф.

            Әлеге ярышларның иганәчесе булып шәхси эшмәкәр Г.Р. Әхмәтгалиев (Грарт студиясе) чыгыш ясады. Зур рәхмәтебезне белдерәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X