erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арчада спортчылар бер-берсенә кул бирмәде

Бүген "Арча" спорт комплексында волейбол буенча авыл районнары арасында Татарстан чемпионатының зона этабы башланды.

Анда 15 район :Арча, Апас, Әгерҗе, Әтнә, Балтач, Биектау, Буа, Кайбыч, Кукмара, Мамадыш, Саба, Теләче, Чүпрәле, Яшел Үзән, Югары Осланнан ир-егетләр җыелма командалары катнаша. Уеннар өч көн дәвам итәчәк.

Турнир башланыр алдыннан оештыручылар команда вәкилләрен җыеп уеннарның тәртибен аңлатты. җирәбә уздырды. Шунда республиканың "Уңыш" физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Видади Мәхмүдов уенчыларны бер-берсе белән кул биреп сәламләүдән тыелырга чакырды. Сәбәбен короновирустан саклану зарурлыгы белән аңлатты ул.

Ачылу тантанасында спортчы егетләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Мөхетдинов, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс  Габделгазизов сәламләде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Оештырмаска кирэк иде инде! Кул биреп кучмэгэн

    Теги: Арча хәбәрләре