erid:2VtzquqpS7d
Арчада сәяси репрессия корбаннарын искә алдылар
Арча яңалыклары

Арчада сәяси репрессия корбаннарын искә алдылар

30 октябрь — сәяси репрессия корбаннарын искә алу көнендә арчалылар шәһәр үзгендәге һәйкәл янында искә алу чарасына җыелды. Арада мәктәп укучылары, яшь гвардиячеләр, волонтерлар да бар.

Арча районында 20 сәяси репрессия корбаны яши. Алар дәһшәтле елларда кайсысы әле бала гына булса, авыр еллар кайсыларыныңдыр яшьлеген урлаган. Респрессия корбаннары өчен куелган һәйкәлгә, инде арабызда булмаганнарны искә алып чәчәкләр куярга шундыйларның берсе — балалык чоры репрессиягә туры килгән Ренат Кусекеев та килгән иде.

Авыр елларны искә төшергән чыгышларны тыңлаганда, һәркемнең күңелендә бер генә теләк булгандыр — андый еллар бүтән кабатланмасын!


Нет комментариев