Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Арчада сәяси репрессия корбаннарын искә алдылар

    Бүген Россиядә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне.

    Шул уңайдан Арча шәһәре үзәгендә урнашкан сәяси репрессия корбаннары истәлегенә куелган һәйкәл янында матәм митингы узды. Аны район башлыгы Илшат Нуриев ачты.

       -  Тарихыбызда шундый караңгы яклар да бар.  Без сәяси репрессия корбаннарын беркайчан да онытырга тиеш түгел, - диде ул. 

      Арча районы мөхтәсибе урынбасары Надир хәзрәт һәм Лин атакай шул елларда һәлак булган якташларыбыз рухына дога кылдылар. 

    Реклама

    Соңыннан митингта катнашучылар һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: